Узган ялларда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге коллективлары һәм артистлары чираттагы иҗади сезонны зур концерт белән ачты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
110 еллык тарихы булган йорт илнең төрле төбәкләреннән килгән татарларны җәлеп итү үзәге булып кала.
Бу көнне Татар мәдәни үзәгенең тарихи сәхнәсенә үзәкнең барлык коллективлары вәкилләре чыкты. Залга җыелганнарны Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан хәзрәт Аббясов сәламләде. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән кунакларны һәм катнашучыларны Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин котлады. Татар мәдәни үзәге җитәкчелеге һәм Мәскәү татарлары автономиясе исеменнән кунакларга үзәк директоры Әнвәр Хөсәенов мөрәҗәгать итте.
Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов билгеләп үткәнчә, яңа сезонны ачу һәрвакыт дулкынландыргыч һәм тантаналы.
Бу көнне сәхнәдә әле беренче адымнарын гына ясаучы яшь башкаручылар да, титуллы сәнгать осталары да үзләренең талантларын күрсәтте.
Бүген Татар мәдәни үзәгендә 23тән артык иҗади коллектив һәм студия эшли, алар белән үз эшенең энтузиастлары, атказанган артистлар һәм сәхнә осталары җитәкчелек итә. Бу кичне алар барысы да тамашачыларга бай программа һәм бердәмлек атмосферасы бүләк итте. Концерт татар халкының рәсми булмаган гимны «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды, диелгән хәбәрдә.