Бу тема безне күптән борчый. Россия театрларында, гомумән, рус телле театрларда, әлбәттә, билет бәяләре безнекеннән шактый югары. Шулай ук, Татарстан театрларында да билет бәяләре аерыла. Хәтта башкаладан читтә яшәүче театрларның да билет бәяләре төрлечә – стационарда бер төрле булса, выездда зуррак булырга мөмкин. Ә без бит инде стационар театрны үстерү ягында торабыз – концепция шундый.
Бүгенге көн күзлегеннән карап, театрның бөтен чыгымнарын исәпкә алсак, без билет бәясен хәтта 3 тапкыр арттырырга тиеш булабыз. Чөнки чыгару чыгымнарын санасаң, спектакльнең үзкыйммәте бик югары чыга. Ләкин, дәүләт театры буларак, без беренче урынга коммерцияне куя алмыйбыз.
Болай да бәяләр артып тора, инфляция бара, шулвакыт театрга да бәяне арттырып куйсак, тамашачыбызны спектакльләрдән мәхрүм итәбез бит, дип тә уйлыйбыз. Билет бәясен, мәсәлән, 1000 сумга күтәреп куйсак, ул шок хәлендә калырга мөмкин. Мин, бәя арттырып, тамашачы санын югалтырмын дип курыкмыйм, безне яраткан тугры тамашачыбызны һәм акчасы бик булмаган тамашачыны югалтудан куркам. Шул ук пенсионерлар, шул ук яшьләр...
Икенче яктан карасаң, яшьләрне кафеларда күрәбез, алар «песинең дә тамагы туймаслык» аз гына ризыкка 600-700 сум түләп чыгалар. Димәк, акчасы бар. Шәһәр паркында 5 минут карусельдә әйләнү 250-300 сум тора. Ә шул ук ата-ана 1 сәгатьлек балалар спектакленә билетны кыйммәткә санарга мөмкин. Ниндидер тигезсезлек бар.
Җыеп кына әйткәндә, мин билет бәяләрен арттыру яклы. Чөнки билет бәяләрен арттырып, бюджеттан тыш акчаны күбрәк эшләсәк, артистларга, хезмәткәрләргә, шул ук машина йөртүчеләргә өстәмә акча түли алыр идек. Әмма икенче ягы бар. Татар театрларында билет хакы, беләсеңме, нигә түбән? Безнең татар кешесе очсызгаракны карый. Татар кешесе театрны мәҗбүри түгел дип уйлый. Гаепләсәләр гаепләрләр, ләкин бу инде – сыналган тәҗрибәм: татарга яки бушка кирәк, яки очсыз булсын, ниндидер кысмырлык бар. Гомумиләштереп әйтәсем килми, ләкин безнең татарның менталилеты шундый – бу сүзләрем өчен мине гафу итсеннәр, ди ул.
Татарстан театрларындагы билет бәяләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова тикшерде.