Лениногорскиның Тукай урамында, төгәлрәге Шашин урамы белән кисешкән җирдә, светофорга кадәр хәрби операциядә һәлак булган геройлар хөрмәтенә билборд (металл баганада зур баннер) куелган. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
«Анда 16 якташ хәрбиебезнең фотолары урнаштырылган, аларның исем-фамилияләре язылган. Дөрес, монда барысы да түгел», диелгән хәбәрдә.
Баннерның өске ягына «Вечная слава Героям СВО РФ», ә икенче юлга «Помним и гордимся каждым лениногорцем» дип язып куелган.