Добавить новость

Мэр: Каждый год в столице открывается около 150 промышленных предприятий

Зарезавший женщину в салоне связи в Саратове уже сидел за убийство жены

The Sunday Times: российская разведка завербовала депутата парламента Ирландии

Эксперт Храпунова: последствия для дропперов могут быть пожизненными





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Өмет» газетасы: Балалар ана телен өйрәнергә тели

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Балалар ана телен өйрәнергә телиләр» дигән язмасы чыкты.

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә ана теле укытучыларының традицион август киңәшмәсе узды. Форумда өлкәбезнең шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем бирүче утыздан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Быел традицион август киңәшмәсе яңа форматта үтте. Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова җитәкчелегендә ана теле сагында торучы педагоглар «түгәрәк өстәл» артына җыелып фикер алыштылар. Очрашуга шулай ук өлкә татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, педагогик хезмәт ветераннары, мәдәният хезмәткәрләре һәм журналистлар чакырулы иде.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин укытучыларны якынлашып килүче Белем көне уңаеннан тәбрикләде һәм күптән түгел генә юбилейлы туган көннәрен билгеләп үткән фидакарь мөгаллимәләргә - РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, җиде дистә елга якын гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран педагог Венера Вахитова белән Ульяновск шәһәренең 55 нче урта мәктәбе ана теле укытучысы Гөлүсә Кәримовага истәлекле бүләкләр тапшырды.

Милләттәшләребезгә бар яктан да үрнәк булырлык гаилә башлыгы Рамис Фарук улы үзенең нәсел дәвамчыларын милли рухта тәрбияләү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

«Татар халкының гасырлар буена сыналган гаилә кыйммәтләре, бала тәрбияләү буенча үз кагыйдәләре һәм үз кануннары бар. Бала-оныклар белән гаиләдә татарча аралашырга, аларны кече яшьтән үк гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, мәдәниятебез һәм сәнгатебез, тарихыбыз һәм әдәбиятыбыз белән таныштырып үстерергә кирәк. Без улыбыз белән кызыбызны һәрвакытта да татарча концертларга, спектакльләргә үзебез белән алып йөрергә тырыштык. Үз күзләре белән күргән, үз колаклары белән ишеткән әйбер бала хәтеренә сеңеп кала һәм ул аны гомер буе озата бара», - диде ул.

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов катнаш никахтан туган балаларның гаиләдә ана телен өйрәнү мөмкинлеге булмавына борчылуын белдерде.

«Балага ана телен гаиләдә өйрәтергә кирәк, дигән фикер еш яңгырый. Хәзер, кызганычка каршы, катнаш никахлар күп. Әти-әнисе үзара русча гына аралашкач, бала гаиләдә атасы яки анасы телен берничек тә өйрәнә алмый бит. Шуңа күрә бала-оныкларыбызны түгәрәкләргә һәм факультативларга йөртеп өйрәтергә тырышабыз. Оныгым Әминә Ислам мәдәният үзәге карамагында оештырылган татар теле дәресләренә бик теләп йөри. Хәзер акрын гына татарча сүзләрдән җөмләләр төзеп сөйләшә башлады», - диде Шәфикъ Хасиятулла улы һәм көн кадагына туры китереп язылган шигырен яңгыратты.

Педагогик хезмәт ветераны Венера Вахитова очрашуда катнашучы укытучыларның күплеген күреп хәйран калды.

«Узган гасырның туксанынчы еллары башында Ульяновск шәһәрендә нибары 3-4 татар теле укытучысы исәпләнә иде. Бер мәктәптән икенчесенә йөреп, балаларга ана телен өйрәттек. Бүген исә Хөкүмәтебез тарафыннан бөтен мөмкинлекләр, тиешле шартлар тудырылган. Мәктәпләрдә укытучылар да җитәрлек, дәреслекләр дә һәрдаим яңартылып тора. Зарланырга бернинди сәбәп юк, бары тик тырышып укытырга гына кирәк.

Укытучының ике гаиләсе була. Беренчесе - өйдә, икенчесе - мәктәптә. Укучыларны үз балаларың кебек яратсаң һәм тәрбияләсәң генә, аларның ихтирамын һәм мәхәббәтен яулый аласың. Авылда укыткан укучыларым белән ярты гасыр узганнан соң да аралашып торам. Ел саен очрашуларга чакырып, хөрмәт күрсәтәләр», - диде бәхетле педагог.

«Өмет» редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова газета укучыларын үрнәк татар гаиләләре белән даими рәвештә таныштырып торулары турында бәян итте.

«Гаилә елы уңаеннан «Өмет» газетасының 35 еллыгына - 35 татар гаиләсе» дип аталган сәхифә ачып җибәрдек. Балаларын милли рухта тәрбияләүче, алар белән ана телендә аралашучы, милләт җанлы гаиләләрне барлап, газета укучыларга тәкъдим итәбез. Шатланып һәм сокланып әйтә алам, бар яктан да үрнәк булырлык күп балалы татар-мөселман гаиләләре бар әле», - диде «Өмет» хезмәткәре.

Рузия Генерих кызы Засвияжье районының Ислам мәдәният үзәге каршындагы якшәмбе мәктәбендә балаларга татар телен дә өйрәтә.

«Балалар ана телен өйрәнергә теләми, дигән фикер белән килешмим. Бары тик аларны кызыксындыра белергә генә кирәк», - диде ул.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина ана теле укытучылары белән тыгыз элемтәдә торулары хакында сөйләде һәм төрле фестиваль-конкурсларда, милли чараларда актив катнашулары өчен аларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

«Безнең мәдәният йортына милләттәшләребез гаиләләре белән йөриләр. Төрле түгәрәкләр, җыр, бию коллективлары уңышлы гына эшләп килә. Ишекләребез һәркемгә дә ачык», - диде үзәк җитәкчесе.

Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфирә Алиякберова өлкә автономиясе һәм «Өмет» газетасы редакциясе белән берлектә ел саен гаилә бәйрәме үткәрүләре турында тәфсилләп сөйләде.

Аннары ана теле укытучылары һәм тәрбиячеләр үзләренең педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Ульяновск шәһәренең 20 нче «Искринка» балалар бакчасы мөдире Ирина Сайфутдинова, тәрбияче Лилия Фасхутдинова, Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе мөгаллимәләре Нәсиха Ягудина, Хава Мавлютова, Павловка районы Татар Шмалагы мәктәбе укытучысы Радия Абузярова һәм Ульяновск шәһәренең 34 нче гимназиясендә татар теле түгәрәге алып баручы Фаил Мударисовның кызыклы һәм мавыктыргыч эш алымнарын бүтәннәр, һичшиксез, яңа уку елында кулланырлар.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Трамп отказался от дебатов с Харрис из-за ее позиции

Смертоносный вирус Марбург передается через немытые бананы и животных

Инфекционист Вознесенский предупредил о рисках заражения лихорадкой Марбург через фрукты

Путил дал старт серийному производству автомобиля Lada Aura

Музыкальные новости

Раскрутка Сайта. Раскрутка сайта Москва. SEO раскрутка сайта. Заказать раскрутку сайта. Раскрутка сайта ru.

КОМПАНИЯ «СИМПРЕАЛ» СТАЛА ГЕРОЕМ ПРОГРАММЫ «БИЗНЕС В ДЕТАЛЯХ» НА РБК

Путин: РФ и Белоруссия могут дополнять друг друга в промышленных проектах

Новая солистка Валерия Андреева дебютирует на бурятской сцене в опере «Иоланта»

Новости России

Вопросы развития системы образования региона и роль педагога в российском обществе обсудили в Прибайкалье

Трамп отказался от дебатов с Харрис из-за ее позиции

Путил дал старт серийному производству автомобиля Lada Aura

В районе Северное Измайлово завершается капремонт фасада дома 1969 года постройки

Экология в России и мире

Как научиться спокойно на все реагировать: метод йогов

Определены организации-финалисты XI Всероссийского конкурса «Лучшая инклюзивная школа России — 2024»

Актриса Катерина Ковальчук пришла на Московскую Неделю моды без макияжа

Какие капельницы или уколы делают для выхода из запоя?

Спорт в России и мире

«Стали хуже после коронавируса»: Медведев неприличным образом привлёк внимание к проблеме с мячами

Рыбакина узнала место в рейтинге WTA после разгрома в финале топового турнира

Рахимова победила Учижиму и вышла во второй круг турнира WTA в Ухане

Александрова победила Кенин и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Ухани

Moscow.media

Компания, которая строит развязку к "Калины" в Екатеринбурге, подала на банкротство

Беляевскую премию вручили за развитие ИТ и искусственного интеллекта

MONT и SETERE Group начнут сотрудничество в области продвижения ПО для российских операционных систем

"Осенний вид с вершины"











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Трамп отказался от дебатов с Харрис из-за ее позиции

Три человека спасены при пожаре в доме на Большой Тульской улице в Москве

я работу сделал вы чо хорошего сделали

«Дом-корабль» в Москве на Большой Тульской тушат – идет спасение жильцов