Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар — Татарстан Республикасында туып-үскән хәрбиләр – бүген билгеләп үтелә торган Республика көне уңаеннан җибәргән видеокотлауны Телеграм-каналына урнаштырды.
Видеода махсус операция хәрбиләре яраткан республикалары белән горурлана, аңа чәчәк ату һәм анда яшәүчеләргә уңышлар тели, җиңүгә ышаныч, көчнең бердәмлектә булуын белдерә. Моннан тыш, хәрбиләр сәламәтлек, бәхет, иминлек, төбәк традицияләрен ныгытуда уңышлар тели.
Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар бүгенге бәйрәмне республика халкының бердәмлеге һәм туган җиргә мәхәббәт символы дип атый, сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе тели, ярдәм өчен рәхмәт белдерә.
«Теләсә нинди гуманитар ярдәм - ул дошманны җиңүне якынайта. Без һичшиксез барыбыз да исән-сау өйгә кайтачакбыз. Җиңү безнең якта булачак!» - дип белдерә хәрби хезмәткәрләрнең берсе.
Котлаулар республиканың ике дәүләт телендә — русча һәм татарча яңгырый. Хәрбиләр котлавыннан тыш, роликка фронтның якын тылы тормышыннан аерым мизгелләр дә кертелгән. Татарстан хәрбиләре белән беррәттән роликта 1233нче мотоукчылар полкы вәкилләре дә төшкән.
«Батырларыбызга котлаулары өчен чын күңелдән рәхмәт! Җиңү белән көтеп калабыз! Бәйрәм белән, дуслар! Якташлардан иң кадерле котлау! Татарстан Республикасы көне белән!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов.