Бүген ТР Югары суды коллективына яңа рәис тәкъдим ителде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстанның Югары судын Азат Гыйльметдинов җитәкләячәк. Моңа кадәр ул Яшел Үзән шәһәр суды башлыгы вазифасында иде.
Тантаналы чара Татарстан Республикасы Югары суды атриумында узды. Башка кунаклардан тыш, анда ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм РФ Югары cуды рәисе урынбасары Юрий Глазов катнашты.
«Мин Татарстан Республикасы Югары суды рәисен тәкъдим итәм. Президентның 12 августтагы указы нигезендә әлеге вазифага Азат Гыйльметдинов билгеләнде», - диде Юрий Глазов.
Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина
Азат Гыйльметдинов 1980 елда Түбән Камада туган. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Суд системасында хезмәт юлын 2002 елда, Казан шәһәренең Авиатөзелеш район суды судьясы ярдәмчесе буларак башлаган. 2009 елда Казанның Мәскәү район суды судьясы вазифасына расланган, ә 2014 елда Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы итеп билгеләнгән. 2019 елдан Азат Гыйльметдинов Яшел Үзән шәһәр суды рәисе вазифасын башкарды. Ул гражданлык эшләрен карау белән шөгыльләнде.