Кичә Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә Х Милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы делегатлары белән очрашу булды. Чараны «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештыра.
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов бирегә мәгълүмат чараларын саклап калу, мөмкин кадәр аларның гомерен озайту өчен килүләрен әйтте.
«Форумда Мәскәүдән килгән экспертлар, КФУ галимнәре чыгыш ясый. Безне борчыган проблемалар, әлбәттә, күтәрелә. Беркемгә дә сер түгел: чит төбәкләрдәге газеталарның тиражлары кими. Безнең тиражларыбызны телнең бетүе генә түгел, почта да бетерә. Үткән форумда да әлеге проблеманы күтәргән иделәр, хәтта каядыр хатлар язарга дип әйттеләр. Ләкин йөк урынында тора – әлегә урыныннан кузгалмады. Быелгы форумга да шундый ук өмет белән килдек. Бәлки, Мәскәүләргә хатлар язып, беренче чиратта, милли мәгълүмат чараларын саклап калу турында сүзне кузгатасы иде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Исхак Хәлимов барлык форумнарда да катнашканын әйтте. «Чөнки хәзерге катлаулы вазгыятьтә – махсус хәрби операция барган вакытта милләтара тынычлыкны, татулыкны саклап калу аеруча кирәк булган мәлдә без халыкка ана телебездә дөрес мәгълүматны җиткерәбез. Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм башка төбәкләрдән килгән вәкилләр бар. Безне барыбызны да бер проблема борчый – мәгълүмат чараларын саклап калу», - диде ул.
«Беренче мәлдә әлеге форум теплоходта үткәрелә иде, без Түбән Камага кадәр бара идек. Әмма дә ләкин бу форматта да оешкан төстә эшлекле рәвештә үтә. Беренче чиратта, әлеге форумның кирәклеге шуннан гыйбарәт – милли эшләрдә, милли телләрдәге мәгълүмат чараларын чыгаручыларга милли сәясәтне «чәйнәп» бирәләр дип әйтер идем», - диде «Өмет» газетасы баш мөхәррире.
Киров өлкәсенең «Дуслык» татар газетасы хәбәрчесе Рәмзия Хәкимова да төбәкләрдә чыга торган милли массакүләм мәгълүмат чараларының төп проблемасы итеп тиражлар кимүне, басма матбугатның почта аша барып җитә алмавын әйтте.
«Бу бөтен Россия күләмендәге проблема. Тираж кимү – яшьләрнең газета-журналларга язылмаулары, басма матбугатны укымаулары дигәнне аңлата. Алар интернетта, телефонда утыра. Аларны кәгазьдән, китаптан уку кызыксындырмый. Өлкән буынга тотып уку рәхәт. Бу – тиражның кимүендә төп проблема булып тора. Газета укыган әби-бабайлар үлеп бара, ә яшьләр язылмый. Мәсәлән, безнең Малмыж районында почта бик начар эшли, ул да зур проблема булып тора. Газеталарны почтальоннар өйләргә кадәр өләшеп бетерә алмый. Проблемалар күп», - диде ул.
Рәмзия Хәкимова әлеге форумга яңалык ишетергә, тәҗрибә уртаклашырга килүләрен әйтте. «Безгә мондый экскурсияләр бик файдалы, күп нәрсә беләбез. Халыклар дуслыгы йортында да милләтләрнең дуслыгы турында күпмедер тәҗрибә туплап кайтабыз. Форумда лекцияләр укыячаклар, сораулар бирәчәкләр – аннан да үзебезгә нәрсә дә булса алабыз. Казанга килгән саен үзебезгә яңалык, тәҗрибә алып кайтабыз. Гел шулай җыеп торалар, без Татарстанга бик рәхмәтле», - диде ул.
«Казан – татарларның мәркәзе. Беренче катнашуыбыз гына түгел, бик әйбәт каршы алалар. Шундый чараларны оештырулары, безне берләштерүләре, чакырулары өчен Татарстан Рәисенә, «Татмедиа», Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт. Үзара аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, бик ошый. Үзебез өчен бик күп мәгълүмат алабыз, ешрак киләсебез килә. Китәсе дә килми», - диде Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы «Күмәк көч» район газетасыннан Сабира Абитова.
Экскурсияне Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров үткәрде. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштырды.
«Татарстан халыклары Ассамблеясенә җирле һәм төбәк милли-мәдәни автономияләр керә. Бүгенге көндә республикада 265 милли-мәдәни берләшмә теркәлгән. Барлыгы 42 милли-мәдәни төбәкара оешма бар. Без дин һәм сәясәт кысаларында эшләмибез. Безнең милли-мәдәни берләшмәләр мәдәният, тел, гореф-гадәтләр һәм йолаларны саклау өчен булдырылды һәм безнең республикада моның өчен барлык шартлар да тудырылган», - диде ул.