Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, педагог Галия Гайнетдинова Россия Федерациясенең «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесенә ия булды. Дәрәҗәле бүләк аңа педагогларның август киңәшмәсендә тапшырылды.
«Каләмдәшебезне һөнәри хезмәтендә ирешкән уңышы белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, киләчәктә дә бәрәкәтле хезмәт юлын иҗатта да яңадан-яңа уңышларга ирешеп дәвам итүен телибез!» – дип яза ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.