Тикшерү комитеты Татарстан Республикасында бала имгәнү факты буенча җинаять эше кузгатты. Балигъ булмаган бала үлеменә китерә язган хәл юл аркылы тарттырылган тимер трос аркасында килеп чыккан. Әлеге трос бирегә законсыз рәвештә урнаштырылган.
Татарстанның Тукай районы Иске Гәрдәле авылында күрү сәләте начар булган бала, велосипедта таудан төшкәндә тимер троска бәрелеп, муены каты имгәнгән.
Тикшерү комитеты үзәк аппараты эшне махсус контрольгә алды. Тикшерү органнары фаҗиганең барлык шартларын җентекләп тикшерәчәк һәм куркыныч киртәне урнаштыру өчен җаваплы затларның шәхесен билгеләячәк. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.