21 июльдән башлап Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәгенең 59 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Агымдагы елның 21 июленнән бирле 59 расланган очрак теркәлгән, 58 кеше хастаханәгә озатылган. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә 13 пациент стационар дәвалануда, аларның диагнозы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.