«Дәүләт хезмәтләре» порталында электр челтәрләренә тоташуга гариза бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Яңа хезмәттән россиялеләр 2026 елның 1 гыйнварыннан файдалана ала. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Кабул ителгән карар электр челтәрләренә техник тоташтыруны гадиләштерергә һәм тизләтергә ярдәм итә. Гаризаны электрон вариантта торак яки дача йорты төзүче гражданнар, шулай ук торак, сәнәгать, социаль һәм башка биналар төзү белән шөгыльләнүче компанияләр бирә ала.
Хөкүмәттә искәртүләренчә, 2022 елдан порталда бу функция зур энергетика компанияләре өчен каралган. 2026 елдан ул халыкка һәм барлык электр челтәре оешмаларына таралачак. Шулай ук гаризаны элеккечә офиста яки электр челтәре оешмасының сайтында шәхсән бирергә мөмкин була.