Kazan Digital Week 2024 халыкара форумы кысаларында оештырылган Kazan Digital Transformation 2024 хакатоны тәмамланды. Финалда илнең төрле төбәкләреннән 20 команда 800 мең сумлык приз фонды өчен көрәште. Алар «Шәһәрнең халык белән яңа каналлары һәм коммуникация формалары» һәм «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» экосистемасында шәһәр һәм социаль сервислар» юнәлешләре буенча үз концепцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Өч җиңүчене ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бүләкләде.
«Гамәли юнәлешле чишелешләр Казан үз позицияләрен ныгытсын өчен бик мөһим. Татарстан башкаласы «Акыллы шәһәр» рейтингында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында тора. Беренчене алырбыз дип уйламыйбыз, әмма икенчесенә дәгъва итә алабыз. Хакатонда гомуми системада җитди нәтиҗә бирергә мөмкин булган бик мөһим карарлар тәкъдим ителде», - дип билгеләде ТР Фәннәр академиясе башлыгы.
Ике көн дәвамында Казан ИТ-паркында проектлар питчингы узды, анда катнашучылар шәһәрнең цифрлы системасын камилләштерү буенча үз идеяләре турында сөйләде. Күп кенә идеяләр һәм фикерләр буенча актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен Казан мэриясендә дә фикер алышачакар, диде Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин.
Kazan Digital Transformation 2024 хакатонында җиңгән «Хыяллар шәһәре» командасы 400 мең сум алды. Икенче булган devnull 250 мең сумга, ә өченче урын алган «Все свои, никаких левых» командасы 150 мең сумга лаек булды .