Россиянең Франциядәге илчелеге эшмәкәр Павел Дуров тирәсендәге вазгыятьне ачыклау өчен кирәкле адымнар ясады, шул ук вакытта дипломатик ведомствога аның вәкилләре мөрәҗәгать итмәгән. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгында сөйләделәр.
«Дуровны тоткарлау турындагы мәгълүматка бәйле рәвештә, Россиянең Франциядәге Илчелеге, бизнесменның вәкилләреннән мөрәҗәгать булмауга карамастан, шунда ук Россия гражданины тирәсендәге вазгыятьне ачыклау буенча кирәкле адымнар ясады», - дип ТАСС дипломатик ведомство цитатасын китерә.
Кичә Tелеграмга нигез салучыны Париждан 12 км төньяк-көнчыгышта урнашкан Ле-Бурже аэропортында тоткарлаулары һәм сак астына алулары турында хәбәр иттеләр.