Татарстанның Нурлат районы Урта Чаллы авылында яшәүче Суфия Мөхәммәтованың ике улы – Альберт һәм Ренат - махсус хәрби операциядә катнаша. Ул ире белән бергә өч малай үстергән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Олысы Ренатка – 49, игезәкләр Альберт һәм Айратка – 45 яшь. Аларның өчесе дә армиядә хезмәт иткән, Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Суфия Галиулла кызы һәркайсы өчен борчылган, өйгә кайтуларын түземсезлек белән көткән. Ул бүген дә шундый хис-кичерешләр белән яши – Альберт һәм Ренат махсус хәрби операциядә катнаша.
«Альбертның мобилизация буенча китүенә ике ел була инде. Ул, повестка алгач, озак уйлап тормыйча китәргә карар кылды. Мин бик борчылдым, озак вакыт үземә урын таба алмадым. Аннары тынычландым. Чөнки алдан юрап башка бәла китерерсең, диләр бит. Күз яшьләре белән берни дә үзгәртә алмыйсың, - дип сөйләде хәрбиләрнең әнисе. – Ә олы улым Ренат әле бер ай элек кенә контракт төзеде. Башта берни дә әйтмәде, бары тик китәр алдыннан гына Альберт янына барам диде».
Хәзерге вакытта Альберт һәм Ренат Мөхәммәтовлар бер частьтә хезмәт итә. Аралары ерак түгел, еш күрешәләр. Альберт – батальон командиры, Нурлат районыннан күп кенә хәрбиләр аның кул астында хезмәт итә.
«Альбертның батальон командиры булуын «Дружба» газетасыннан гына белдем. Аның хәрби кушаматы – Артист, чөнки Кыргызстанда яшәгәндә музыка мәктәбенә йөрде. Сәхнәне ярата, гитарада уйный, җырлар яза. Аның турында яхшы хәбәрләр генә ишетәм, шуңа күрә җаным тыныч», - дип искәртте Суфия Мөхәммәтова.
Шушы көннәрдә Суфия апа фронттан тагын бер күңелле хәбәр алган: аның улы хезмәт итә торган хәрби часть командиры аңа Рәхмәт хаты җибәргән.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев Рәхмәт хатын һәм бүләкләрне Суфия Мөхәммәтовага үзе тапшырды. Ә «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе Зиннур Мотаһиров аңа «Махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәткән өчен» медален тапшырды.
Материал Лилия Мөбарәкшина катнашында әзерләнде.