Шәхси азык-төлек җыелмалары Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм пакетының төп үзенчәлеге булды. Әлеге җыелмалар «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнде. Курск өлкәсенә ярдәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча күрсәтелә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.
«Беренче гуманитар ярдәм җибәргәндә, Курск өлкәсендә яшәүчеләр белән аралашкан идек. Ул чагында алардан шундый теләк ишеттек. Һәрбер шәхси азык-төлек җыелмасында консервланган ит, макарон эшләнмәләре һәм шәхси гигиена чаралары бар», - дип искәртте ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.
Курск өлкәсенә өч машина гомуми авырлыгы 25 тонна тәшкил иткән гуманитар йөк алып бара. Бу – Татарстаннан җибәрелгән өченче партия, аларның гомуми күләме 100 тоннага якын тәшкил итә.
Беренче партиягә, азык-төлектән тыш, төзү материаллары, көнкүреш әйберләре һәм кием-салым кергән иде. Сабирова сүзләренчә, куркыныч хәлләргә юлыгу ихтималына да карамастан, гуманитар йөк төялгән машиналар Курскига тоткарлыксыз килеп җитә.
Гуманитар ярдәмнең әлеге партиясен җыю һәм комплектлаштыруда шул исәптән республиканың иҗтимагый оешмалары да актив катнашты. Аерым алганда, «Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты» ярмалар һәм макарон эшләнмәләре салынган 18 капчык, 1200 литр эчә торган су, азык-төлек һәм шәхси гигиена әйберләре тутырылган 42 тартма җыеп төяде.
Әзерлек дәрәҗәсенә карап, чираттагы гуманитар конвой да оештырылачак. Ярдәм җыюда республика халкы, оешма һәм предприятиеләр, шулай ук хәйрия фондлары катнаша. Казанда ярдәм җыю пунктлары түбәндәге адреслар буенча оештырылган: Вишневский урамы, 10 һәм Патрис Лумумба урамы, 4. Муниципалитетлар буенча актуаль мәгълүмат алу өчен «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.