Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте йортындагы традицион киңәшмәдә Казанда һәм кайбер муниципалитетларда билгеләп үтеләчәк Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итүне иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан халкының хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә республикабыз бүген уңышлы үсеш кичерә. Без Россиянең терәк төбәге булып торабыз. Татарстан илебез икътисадын һәм оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш кертә. Без республикабыз белән горурланабыз һәм аны яратабыз», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Рәисе шәһәр һәм район башлыкларына, республика хакимияте органнары җитәкчеләренә бәйрәм чараларын оештыруга җаваплы карарга кушты. Ул ветераннарга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына аерым игътибар бирергә чакырды.
«Иң мөһиме – барлык иминлек чараларын һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итәргә кирәк. Бу хокук саклау структураларына гына кагылмый. Бу – безнең уртак бурыч», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.