Пермь краеның Кунгур районы Усть-Турка авылында мәчет төзелеше дәвам итә. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Пермь крае мөфтиятенең хәбәрендә әйтелә.
Быел мәчеттә бетон идән җәйгәннәр, стенасын салуны дәвам иткәннәр, төзелеш материаллары сатып алганнар.
Барлыгы 800 мең сумнан артык акча үзләштерелгән, төзүчеләргә 230 мең сум бурыч бирәсе калган.
«Кемнең өстәмә рәвештә ярдәм итү мөмкинлеге бар, алар сәдака акчасын Усть-Турка авылында эшли торган мәчеткә бирә ала», - диелә хәбәрдә.