8 июльдән старт алган татар теле курслары барлык теләүчеләр өчен ике төркемдә узды: башлангыч һәм дәвам итүче. Курслар Казан Башкарма комитеты бинасында һәм «Черек күл» паркында узды. Курсны уңышлы тәмамлаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларга һәрвакыттагыча истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу хакта «Милли Казан» телеграм-каналында хәбәр ителә.
Татар теле курсы алты атна дәвам итте. Ул тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт иде. Курслар Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Бу елга соңгы дүртенче курс октябрь аенда узар дип планлаштырыла.