Мәскәү халыкара музыка йортында Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узган тантаналы кичәдә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисе М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлы төзелеше проектын тормышка ашыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен билгеләп үтелде.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кичә барышында шулай ук алдынгы җәмәгать эшлеклеләренә һәм төрле һөнәр ияләренә ТР дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар «Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, ТР Рәисе рәхмәт хаты һәм башка бүләкләргә лаек булды.