Зәй районы Александр Бистәсе авылында Алма спасы бәйрәме үткәрелде. Алма Спасы — уңыш җыю белән бәйле бәйрәм. Ул табигатькә көзне алып килә дип саналган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәмдә традиция буенча авыл чиркәвендә изгеләндерелгән алмалар белән кунакларны сыйладылар. Чарада «Монро», «Сөмбел», «Рябинушка», «Ивушка», «Җиләк», «Каприз», «Слободушка», «Импульс» фольклор вокаль һәм хореографик ансамбльләр чыгыш ясады.
«Авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл мәдәният йортлары бергәләп эшләгәндә, эшнең нәтиҗәсе дә күркәм була. Авыл халкына халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен торгызганнары һәм саклаганнары өчен рәхмәт», — диде район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
Фото: Район мәдәният йортыннан
Бәйрәмдә традицион «Авыл хатын-кызы» конкурсы да узды. Бәйгедә катнашучы һәр гүзәл зат үзе турында сөйләде, «XX гасыр модасы» дефилесында катнашты һәм вокаль сәләтләрен күрсәтте. Конкурсның йомгаклау этабында алмадан әзерләнгән ризык белән сыйладылар.
«Авыл хатын-кызы-2024» конкурсы нәтиҗәләре буенча Елена Мальцева җиңүче дип танылды. Ирина Буяшова, Илсөяр Хәлиуллина, Светлана Степанова төрле номинацияләрдә җиңү яулады.
Аерым мәйданчыкта балалар өчен уеннар һәм конкурслар уздырылды, сәүдә рәтләре эшләде.