Шимбә көнне, 10 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көчле яңгырлар яварга мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан исә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәя.
Төнлә һава температурасы 12-17, ә көндез 19-24 градус җылы була.