Алабугада беренче сыйныфка баручы балаларга портфель бүләк иттеләр. Мәктәп кирәк-яраклары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе кысаларында тапшырылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчеләр киңәшмәсендә тугыз балага портфель һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
Мәктәп букчаларын күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче биш бала һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән дүрт кыз алды.