Узган ялларда Сиднейның Рус клубында Халык сәнгате һөнәрләре көне узды. Клубның 100 еллыгына һәм Россия Халык сәнгате һөнәрләре көне уңаеннан кызыклы чара әзерләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм кысаларында Сидней һәм Мельбурн коллекционерлары һәм осталары тәкъдим иткән халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе узды. Алар арасында самавыр, поднос, Гжель осталары эшләнмәләре, хохлом бизәкләре, матрешкалар, Оренбург шәлләре һәм башка халык сәнгате иҗаты үрнәкләре бар иде.
Ватандашлар һәм Татарстаннан килгән якташлар күргәзмәдә үзләренең экспозицияләре һәм мастер-класслары белән катнашты, диелгән хәбәрдә.
Фото: © Лилия Сәмигуллина
Шулай итеп, Сиднейда яшәүчеләргә Татарстан осталарының халык һөнәрләре эшләнмәләре тәкъдим ителде, алар арасында күн аяк киеме, хатын-кызларның хәтфә чигелгән күлмәге, сәйлән белән кулдан чигелгән чикмән, төсле баш киеме һәм башкалар тәкъдим ителде. Лилия Сәмигуллинаның шәхси коллекциясе һәм экспозициясе, Алсу Абдрәшитова кулдан бәйләнгән уенчыкларын алып килде.
Бәйрәмдә өч мастер-класс эшләде: якташларыбыз – рәссам Ксения Киркбрайд агач тәлинкәләргә «хохлома» стилендә рәсем ясарга тәкъдим итте, ә Эльмира Абүзәрова әкият уенчыкларын балчыктан (Пенза өлкәсеннән билгеле кәсеп) ясарга тәкъдим итте. Балаларга да, өлкәннәргә дә өйрәнерлек, карарлык нәрсә бар иде! Мастер-классларда катнашучылар үз эшләрен өйләренә алып кайтып китте.
«Күргәзмәдә тәкъдим ителгән халык һөнәрчелеге эшләнмәләре халыкны яктылык, игелек һәм шатлык белән тулыландырды. Без исә Сиднейда Татарстан осталарында эшләре беренче тапкыр тәкъдим ителүенә бик шат идек», диелгән хәбәрдә.