Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Millenium clinic яңа медицина үзәген карады. Объект 300 урынга исәпләнгән, компанияләр төркеме инвестиция программалары хисабына төзелгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика җитәкчесе кабул итү-диагностика, эндоскопия, тернәкләндерү бүлекләрендә, операция блогында һәм стационар бүлектә булган. Шулай ук аңа конференц-залны һәм кунакханә комплексының номер фондын күрсәттеләр.
Клиника елына 150 меңнән артык пациентны кабул итә ала. Биредә 20 меңгә якын операция үткәрелер дип көтелә.
Казанлылар биредә төрле медицина хезмәтләре, шул исәптән диагностика, дәвалау, профилактика һәм тернәкләнү уза ала.
Март ахырында Алексей Козин урамындагы 18 катлы медицина комплексы проекты экспертиза узды. 22 майда объектның төзелеп бетүе билгеле булды.