Татарстанның Кама Тамагы районында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә исән калган ир-атны Республика клиник хастаханәсеннән Мәскәүнең Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтына күчерәләр.
Казан табиблары аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.
«Катастрофалар үзәге машинасында пациентны Арзамаска кадәр илтәләр һәм Мәскәү коллегалары бригадасына тапшырачаклар. Пациентның хәле тотрыклы, ул яшәү урыны буенча дәваланып бетерүгә күчерелә», – диделәр Татарстанның республика клиник хастаханәсендә.
10 июльдә Татарстанның Кама Тамагы районында җиңел моторлы самолетның һәлакәткә юлыгуы турында хәбәр ителгән иде. Һава судносы җиргә төшә һәм яна башлый. Авиаһәлакәттә очучы, хатын-кыз һәм бала үлде. Гаилә башлыгының тәненең 30 проценты пеште һәм аны Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә алып киттеләр.