Экологлар Татарстанның Алексеевск районында Биләр авылында биналарны сүткәннән калган кирпеч һәм башка чүп-чардан салынган юл булуын ачыклаган. Бу хакта республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлыкның Идел-Чулман территориаль идарәсе инспекторлары исәпләвенчә, Октябрь урамындагы 200 квадрат метрлы территория чүпләнгән, чүп-чар күләме – 4 кубометр.
Биләр авылы башкарма комитеты җитәкчесенә табигатьне саклау законнарын бозмаска дигән кисәтү бирелгән. Чүплекне 60 көн эчендә бетерергә тиешләр.