Россиядә машинаны куркыныч итеп йөрткән өчен 2025 елдан яңа штрафлар барлыкка килергә мөмкин. Дәүләт Думасы көзге сессия вакытында шушындый закон проектын карарга җыена, дип хәбәр итә «Известия».
Куркыныч йөртү төшенчәсе үз эченә берничә хокук бозуны ала, алар арасында узып китү өстенлеге булган машинага юл бирмәү, машина агымы тыгыз булганда башка полосага күчү, куркынычсыз дистанция һәм интервал сакламау, нигезсез рәвештә кисәк кенә тормозга басу һәм башка машиналарга узып китү өчен комачаулык ясау бар.
Хокук бозучыларга җитди санкцияләр яный. Беренче тапкыр хокук бозу өчен 3 меңнән 5 меңгә кадәр штраф каралган, ә кабаттан хокук бозган өчен машина йөртүче бер айдан өч айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Закон проекты авторларының берсе һәм Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов хокукый бушлыкны бетерүнең мөһимлеген әйтте. Чөнки «машинаны куркыныч йөртү» термины юл йөрү кагыйдәләрендә бар, әмма әлегә кадәр аның өчен җәза каралмаган.
Депутат әйткәнчә, машинаны куркыныч йөртү проблемасы актуаль булып кала бирә. Аның сүзләренчә, юлларда куәтле машиналарда йөреп, куркыныч хәлләр тудыручы, авария китереп чыгаручы һәм юл хәрәкәтендәге башка кешеләрнең гомеренә куркыныч тудыручылар һаман да очрый әле.