Лисичанскига Татарстанның Чистай районыннан гуманитар йөк тапшырылды. Йөкне Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов үзе алып барган.
Гуманитар йөктә нигездә, су белән тәэмин итү системасы өчен җиһазлар бар. Бу материаллар шәһәрдәге зыян күргән һәм тузган суүткәргеч челтәрләрен торгызу өчен кирәк.
Фото: © «Татар-информ»
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекнең беренче генә очрагы түгел. Баштарак Яшел Үзән Водоканал оешмасының авария бригадасы белән Лисичанск Водоканалы вәкилләре арасында хезмәттәшлек булдырылган иде.