Журналистика һәм блогерлыкны бер яссылыкка салып караганда, алар бик якын. Икесендә дә фикер әйтелә, ләкин блогерлык ул көндәлек кебек. Шуның белән блогер халыкка якынрак, чөнки рәсмилек юк. Халык серләре белән уртаклаша, киңәшләшә. Мин үзем файдасын күргән әйбер турында язам. Бу яктан блогерларга күбрәк ышаналар.
Блог алып бару – зур хезмәт. Һәрвакыт әзер, матур булырга да кирәк. Шул ук вакытта журналистика да бик зур хезмәт таләп итә. Журналистикада эшне үзең теләгәнчә эшләп булмый, кушканны эшлисең. Ә монда күңелең белән ачыласың,ди ул.
Җыенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова язды.