Прокуратура Чаллыда төзелеш мәйданчыгында эшченең һәлак булу факты буенча тикшерү башлады. Фаҗига кичә 13:00 сәгать тирәсендә Вахитов проспектындагы төзелеш объектында булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, дивар җимерелеп төшкәч, 37 яшьлек эшче һәлак булган. Ир авыр яралана һәм урында ук үлә. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
Тикшерү барышында күзәтчелек ведомствосы бу хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак һәм объектта төзелеш эшләре алып барганда иминлек таләпләрен үтәүне тикшерәчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, нигез булган очракта, прокурор чаралары күреләчәк.