Мәскәү Боливия Президенты Луис Арсены БРИКС саммитына чакырган. Бу хакта Россиянең Боливиядәге илчесе Михаил Леденев хәбәр итте, дип яза РИА Новости сайты.
«Ул (президент) октябрьдә Казанда узачак саммитка чакырылды», – диелгән ABI дәүләт агентлыгы хәбәрендә.
Июнь башында Боливия президенты РИА Новостига биргән интервьюсында чакыру җибәрелгән очракта Россиягә БРИКС саммитына килергә әзер булуын әйткән иде.