Татарстан спортчысы Светлана Гарифуллина янгын сүндерү-коткару спорты буенча ярышлар чемпионы булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
7 августтан 11 августка кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы федераль хезмәтенең махсус идарәләренең янгын-коткару спорты буенча «В.Т. Кишкурно истәлегенә» Бөтенроссия ярышлары уза.
18 иң көчле җыелма команда янгын сүндерү-коткару спорты дисциплиналарында чемпион исеме өчен көрәшә. Болар «штурм баскычы – 4 кат – өйрәнү манарасы», «штурм баскычы – 2 кат – өйрәнү манарасы», «өч тезле кузгалмалы баскычтан күтәрелү һәм урнаштыру», «каршылыклар полосасы», «янгын эстафетасы» һәм «сугышчан җәелү».
7.35 секунд нәтиҗәсе белән «штурм баскычы - 2 кат - уку манарасы» дисциплинасында Татарстан спортчысы Гарифуллина Светлана (Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 нче ФПС СУ) җиңүче булды.