Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы карарны имзалады. Документлар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллина мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен, Татарстан Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассман республиканың сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эше һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен, «Сервис Менеджмент» ҖЧҖ президенты Адиль Ширинов илебез машина төзелешен үстерүгә өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш белгече Александр Молев күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.