Менделеевскида Россиядә беренче атом энерготехнология станциясе (АЭТС) барлыкка килергә мөмкин, ул водород җитештерәчәк. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев сөйләде. Ул «Муниципаль сәгать» программасының кунагы, ә Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина модератор булды.
«Сер түгел, без 1,5 ел «Росэнергоатом» компаниясе белән хезмәттәшлек итәбез. Илдә беренче булып водород җитештерү буенча зур инвестицион проект белән бәйле имзаланган килешүләр бар», - дип сөйләде Беляев.
Станция яңа «Алабуга-Менделеевск» махсус икътисади зонасы территориясендә урнашырга мөмкин, төзелеш киләсе елның март аена планлаштырылган.
Беляев сүзләренчә, «Росэнергоатом» концерны проектка 300 млрд сум кертергә мөмкин. Әмма проектны гамәлгә ашыру буенча төгәл көн әлегә билгеле түгел.