Айгөл һәм Ренат Шәйхәйдәровлар «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды. Алар «Авыл гаиләсе» номинациясендә билгеләп үтелде. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәреннән билгеле булды.
Гаилә Кама Тамагы районының Антоновка авылында яши.
Конкурс Гаилә елы кысаларында биш номинация буенча узды: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Алтын гаилә», шулай ук «Традицияләрне саклаучы гаилә». Төрле төбәкләрдән 88 катнашучы җиңүче дип танылды.
Чара 9нчы тапкыр уздырыла, ел саен анда 4 меңнән артык гаилә катнаша.
Конкурс сайтында билгеләп үтелгәнчә, ноябрьдә Мәскәүдә җиңүче гаиләләр очрашуы, хөрмәтләү тантанасы, «Мәскәү-Россия йөрәге» программасы уза. Ноябрьдә тантана федераль каналда трансляцияләнә. Шул ук айда Бөтенроссия конкурсының илкүләм сайтын тәкъдим итү планлаштырыла.