Татарстанда бөртеклеләр 212 мең гектарда суктырылган, 676 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган, дип язган ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында.
Ул республика игенчеләренең яхшы уңыш үстерүен билгеләп үтте. Хәзер алар алдында җитди бурыч – барлык 43 районда да урып-җыю кампаниясен үткәрү бурычы тора. Эшкә явым-төшемнәр комачаулый – соңгы көннәрдә төбәктә яңгыр ява.
«Игенчеләргә август аенда яхшы һава торышы һәм авыр эшләрендә зур уңышлар телим!» - дип белдерде республика җитәкчесе.