Саба районы Шәмәрдән авылында «Яшьлек» үзәге яшьләр өчен яңа форматта кызыклы чара үткәрде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
«Квартирник, башкача әйтсәк, күңелле итеп кич утыру җылы мөхиттә узды. Яшьләр аралашты, гитарага җырлар башкарды. Квартирник яшьләр күңелендә күңелле мизгелләр, яңа хис- тойгылар калдырды. Әлеге чараны үткәрүдә һәм оештыруда Шәмәрдән китапханәсе хезмәткәрләре дә зур тырышлык куйды», диелгән хәбәрдә.