Татарстанның Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен файдалы үләннәр (мәтрүшкә, бөтнек, чамбыр) әзерли. Бу идея очраклы гына тумаган, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин сүзләренчә, Химиклар урамы, 72б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм пунктыннан файдалы үләннәр җыюны сораганнар. «Безгә шалтыратып, бервакыт кемнеңдер солдатларга мәтрүшкә җибәрүен әйттеләр. Хәзер яңадан җибәрегез дигәннәр, аны бик яраталар икән. Бездә ул күп үсә. Бу эш акча сорамый, бары тик вакыт кына кирәк», - диде Айрат Гарифуллин.
Үләнне көн саен җыялар. Соңыннан аны җирле Мәдәният йортында таратып киптерәләр.
Түбән Уратма авылы хуҗабикәләре солдатлар өчен чәкчәк тә әзерли. Шуларның берсе, Мәдинә Сәхапова, әлеге милли ризыкны балачактан ук әзерли белүен әйтте. Ул һәм тагын ике авылдашы бер тапкыр әзерләгәндә 25 һәм аннан да күбрәк чәкчәк пешерә икән.
«Без бу вакытта дога укыйбыз һәм яхшы әйберләр турында гына уйлыйбыз. Солдатларга ныклык, сәламәтлек һәм өйләренә Җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез», - диде хатын-кыз.
«Боларның барысы да шактый акча таләп итә: хәзер әйберләр кыйммәт. Шуңа күрә ризык әзерләү һәм гуманитар ярдәм җыюда катнашмаучы авылдашлар финанс ягыннан булышырга тырыша. Кемдер киемнәр алып килә. Күптән түгел хәтта толып алып килделәр, солдатлар аны рәхмәт әйтеп алды», - диде Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы.