Россиядә киләсе Яңа ел бәйрәмнәре - 11, ә май бәйрәмнәре 8 көн дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.
«<...> ял көннәренә туры килгән Яңа ел каникуллары башка бәйрәм көннәренә өстәлә... <<...> 2024-2025 елгы Яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк», – дип хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковның сүзләре китерелә.
Билгеләп үтелгәнчә, 2025 елның маенда россиялеләр 1-4 май аралыгында һәм 8 майдан 11 майга кадәр ял итә алачак.