Пенза археологлары Әстерхан өлкәсендә Алтын Урда чорындагы борынгы акча сугу йортын тапкан. Бакыр пул һәм дирһәмнәр, шулай ук тәңкә сугу өчен бронза штемпель табылган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
«Селитра шәһәрлеген беренче казу эшләре 100 ел элек үк башланган – һәм шушы вакыт эчендә беренче тапкыр археологлар мәдәни катламда акча штемпеле тапты. Узган гасырда тикшеренүчеләр акча сугу йортына охшаган бернәрсә дә таба алмаган. Пенза археологик экспедициясенә уңыш елмайды», - дип ассызыклый табышның әһәмиятен Пенза өлкәсе башлыгы Олег Мельниченко.
Бронза штемпельне чистарткан һәм реставрацияләгәннән соң археологлар берничә күчермә ясый. Аның ярдәме белән Урданың Азак (ягъни хәзерге Ростов өлкәсенең Азов шәһәре) атамалы башка шәһәренең тамгасы куелган акчалар сугылган булып чыга.
Селитра шәһәрлеге археологик комплексы Әстерханнан 120 чакрым ераклыкта урнашкан. Аның территориясендә Сарай-Бату шәһәре урнашкан, ул Сарай-әл-Махруса буларак та билгеле. Сарай-Бату 1254 елда, Франция короле Людовик IX илчесе Гильом де Рубрук булып киткәннән соң, беренче тапкыр язмача телгә алына.
Максималь чәчәк ату чорында Сарай-Батуда 75 мең кеше яшәгән. XIV гасыр уртасында Алтын Урдада үзара ызгыш башлана һәм шәһәргә зыян килә.