Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасында яңа судьяларны билгеләде.
Указ 2024 елның 22 июлендә имзаланды.
Лилия Гафиятуллина Апас район судын җитәкләячәк, Ринат Фәсхетдинов Баулы шәһәр суды рәисе вазифасына расланды, ә Илназ Гыйззәтуллин Түбән Кама шәһәр суды рәисе урынбасары итеп билгеләнде.