Үзәк Банкның директорлар советы 26 июльдә чираттагы утырышка җыелачак. Биредә, мөгаен, төп ставка 17, я 18 процентка кадәр арттырылачак. Мондый фикерне «Татар-информ»га «Финам»ның макроикътисади анализ бүлеге җитәкчесе Ольга Беленькая белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.
«Үзәк Банк барыннан да элек 17 һәм 18 процент вариантлар арасында сайлаячак, дип уйлыйбыз (ставканы арадаш вариантка – 150 базис пунктка арттыру да мөмкин). Хәзерге вакытта төп ставканы 18 процентка кадәр арттыру ихтималы зур», – дип саный эксперт.