Алабуга районында 21 июльдә чәй яратучылар өчен бәйрәм – «Иван-чәй» фестивале узачак. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Бәйрәм Яңа Анзирка авылында уздырыла.
Фестиваль 11.00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар тәмле чәйдән тыш, бай күңел ачу программасы да вәгъдә итә, диелә хәбәрдә.