ТР башкаласында метро төзелеше өчен елына 1 миллиард сум бүлеп бирергә телиләр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты карарыннан билгеле булды. Документта республика бюджетыннан акчалар 2024, 2025, 2026 һәм 2027 елларда бүлеп биреләчәк, диелә.
Гомумән алганда, 2028 ел башына кадәр транспорт системасын үстерүгә якынча 184,9 миллиард сум сарыф итәчәкләр. Акчаларның зур өлешен (144,5 миллиард) ТР бюджетыннан, тагын 25,3 миллиард сум акчаны федераль бюджеттан бүлеп бирәчәкләр. 2024 елда 69,2 миллиард, ә 2025 елда 41,3 миллиард сум бүлеп биреләчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда метро төзелү сәбәпле, 2026 елның кышы азагына кадәр Фучик урамының бер өлеше ябылачак. Чикләүләр Юлиус Фучик урамындагы 42 номерлы торак йорттан Рихард Зорге урамына кадәр, шулай ук Рихард Зорге урамыннан Рихард Зорге урамындагы 84 номерлы бинага кадәр кагылачак.