Татарстанда шторм кисәтүе 22 июльгә кадәр озайтылды. Моның сәбәбе, урман янгыннары килеп чыгу куркынычы, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Урыны белән янгын куркынычының 4 классы, ә республиканың көнбатышында 5 нче – гадәттән тыш класс көтелә, дип хәбәр ителә.