Шимбә, 13 июльдә, Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, көндез һава температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә җил секундына 6-11 метр (урыны белән секундына 15-18 метр) тизлек белән төньяктан исәчәк.
Моңарчы синоптиклар җәйге температуралар артачак, дип фаразлады. Өстәвенә, еллар белән көчле эсселек чоры да озынаячак.