Бүген кич һава шартларының сизелерлек начараюы сәбәпле, Татарстанда кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Алдагы сәгатьтә һәм бүген кич республикада актив атмосфера фронты узган вакытта яшенле яңгыр, боз явуы фаразлана, төньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 20-24 метрга кадәр җитәчәк.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, атмосфера фронты Татарстанга салкын көннәр алып килергә тиеш. Иртәгә, 12 июльдә, төбәктә урыны белән шулай ук һава шартлары начараерга мөмкин.