«Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Медиаменеджер бүләккә «массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» лаек булды.
Шул ук карар белән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова бүләкләнде. Ул татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм үстерү, актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен бүләкләнде.