Татарстан «Яшьләр өчен төбәк» федераль конкурсында 134,2 миллион сум отты. Акчалар яшьләр сәясәтен үстерүгә юнәлдереләчәк, дип сөйләделәр ТР Яшьләр министрлыгында.
Чара «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында оештырылган. Бәйге нәтиҗәләре буенча федераль бюджеттан субсидияләр илнең 51 төбәге арасында бүленгән.
«Төбәкләр өчен мөһим ярдәм. Быел алынган акчалар Казандагы Химиклар мәдәният йорты базасында Республика яшьләр үзәген капиталь ремонтлауның икенче этабын үткәрүгә, яшьләр өчен системалы чараларны гамәлгә ашыруга һәм яшьләр сәясәте тармагы хезмәткәрләренең компетенцияләрен арттыруга юнәлдереләчәк», — дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Аның сүзләренчә, проектлар төбәк финанславы белән тормышка ашырылачак – бу программада катнашу өчен мөһим шарт.
«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без ел саен федераль конкурста катнаша алабыз», — дип өстәде яшьләр ведомствосы башлыгы.
Узган ел 136 миллион сумлык федераль субсидиягә Әлмәт һәм Казанда урнашкан яшьләр үзәгенә ремонт ясалган, шулай ук медиаүзәкләр челтәрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар, яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре өчен белем бирү программалары үткәрелгән. Төбәктә яшүсмерләр белән психологик-педагогик эш, патриотик тәрбия көчәйтелгән, эшләүче яшьләр өчен чаралар оештырылган.
2024 елга Химиклар мәдәният йорты базасында Республика яшьләр үзәген капиталь ремонтлауның икенче этабын үткәрүгә, яшьләр өчен системалы чараларны гамәлгә ашыруга һәм яшьләр сәясәте тармагы хезмәткәрләренең компетенцияләрен арттыруга 188,5 миллион сум күләмендә субсидия алынган.