Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Урумчи шәһәренә эш сәфәре белән килде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Республика җитәкчесе 8нче ЭКСПО Кытай-Евразия күргәзмәсендә катнашачак. Мәйданчыкта Татарстан стенды күрсәтелә. Вакыйга кунакларына республиканың сәнәгать һәм икътисади потенциалы тәкъдим ителәчәк.
Шәһәр Синьцзян-Уйгур автономияле районында урнашкан. Бу Кытай Халык Республикасында төп авыл хуҗалыгы районы. Шулай ук ул илнең терлекчелек базалары бишлегенә керә.
Район территориясендә 5,5 меңнән артык татар яши.